КАЮМ НАСЫЙРИ КОЕСЫ ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕЛӘ
18 октября 2025
Элек-электән халкыбыз чишмә-сулыкларга бик игътибарлы, аларны чистартып, тәрбияләп тора. Чөнки су - яшәү чыганагы, зур байлык.Кече Шырдан, шөкер, сулыкларга бай авыл. Иң зур танылу алган чыганак, әлбәттә, Каюм коесы. Элгәре елларда бөтен авылны суы белән тәэмин итеп торса да, соңгы елларда ул күбесенчә тарихи объект буларак хезмәт итә, чөнки аны татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри туганнары белән берлектә казыган, дигән риваять яши. Ә хәзер бу кое яраксыз хәлгә килде.
"Каюм Насыйри туган җирне торгызу" фонды бу коены реконструкцияләргә кирәк, дигән идея белән чыкты һәм финанслата ярдәм итү өчен якташларга мөрәҗәгать итте. Идеяне халык берсүзсез күтәреп алды һәм хәзер актив рәвештә матди ярдәм җыю эше бара.
...Су бирегез!
Кирәк бер йотым су, кайчагында җитә бер тамчы.
И табигать! Каюм коесында
Шул бер тамчы саф су булсамчы! - дип язды шагыйрә Эльмира Шәрифуллина. Каюм коесы дигәндә, ул - белем, мәгърфәт, халкыбызның күңел коесы. Иман, мәрхәмәтлелек, туган якны ярату белән тулган күңел коесы. Ә без, туган ягыбыз, милләт дип яшәүчеләр - Каюм коесының шул бер тамчысы инде.